Беренче медик-биологик тикшерү киләсе шимбәдә - 14 нче гыйнварда Идел буе спорт һәм туризм университеты спорт мәктәбенең яшь спортчылары узачак.
Берничә көн эчендә комплекслы медицина тикшерүе биш спорт төрендә тәрбияләнүче - акробатик рок-н-ролл, өстәл теннисы, йөзү, спорт акробатикасы һәм спорт гимнастикасы буенча 170тән артык бала узачак.
Тренировкалар процессына медицина ярдәмен Идел буе университетының физик культура һәм спорт фәнни-тикшеренү институтының спорт табиблары командасы тәэмин итә.
Комплекслы спорт мәктәбе директоры Наталья Алькаева сөйләгәнчә, медицина тикшеренүе программасында җиде төрле тикшерү бар. «Аның нәтиҗәләре буенча спортчыларның әти - әниләре һәм тренерлары балаларының сәламәтлеге, физик эшкә сәләте, психологик һәм психофизиологик ресурсы турында беркетмәләр алачаклар, - диде Наталья Алькаева. - Алар нигезендә спорт табибы баланың үзе шөгыльләнә торган спорт төренә карата да консультация бирәчәк. Моннан тыш, тренировкалар процессында алынган мәгълүматларны куллану буенча спорт мәктәбе тренерлары да тәкъдимнәр алачак».
Безгә социаль челтәрләрдә язылыгыз: Телеграм һәм ВК