Университетның хоккей командасы Студентлар хоккей лигасының 2022-23 сезонын ачты. Командаларның беренче уеннары Смоленск шәһәрендә узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уен бик уңышлы узды.
“Спорт академиясе” Смоленск Дәүләт спорт университеты командасы белән очрашты. Беренче уен уенчылар файдасына 1:3 исәбе белән тәмамланды. Әскәр Курашов исәбен ачты (#23), икенче голны Ранил Мөхәммәтҗанов кертте (#55), өченчесенә Ришат Әхмәтҗанов иреште (#17).
Икенче көн уен тагын да кызурак булды – безнең командадан СГУС капкасына җиде шайба кертелде. Раил Шәрипов (#77) хет-трикка иреште, Ришат Әхмәтҗанов (#17)- Әскәр Курашов (23) һәм команда капитаны Данил Пьянов (#88) берәр гол кертте.
"Без өйгә дүрт балл алып кайтып, киләсе чыгарылышка әзерләнә башлыйбыз. Алдагы ялларда Тамбовтан принципиаль көндәш белән уйныйбыз", - дип билгеләп үтә безнең уенчылар.



