Бүген Россия җыелма командасының элеккеге һөҗүмчесе, Европа чемпионатының бронза призеры Андрей Аршавин һәм Россиянең хатын-кызлар җыелма командаларының (яшьләр һәм юниорлар U-17) өлкән тренеры Валентин Гавва Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында физкультура дәресе үткәрәчәк.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер-класс Татарстан башкаласында 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк «мәктәп спорты – һәр баланың уңышына юл» Бөтенроссия мәктәп спорт клублары форумы кысаларында узачак. Мастер-класста дүртенче сыйныфның 20 укучысы футбол уйнаячак.

Дәресләрдә 150 дән артык укытучы катнашачак. Тагын бер меңнән артык белгеч онлайн дәрескә кушылачак.

Материаллар буенча kzn.ru