Су спорт төрләре сараенда-Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты объектында йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» халыкара комплекслы ярышлар рәсми рәвештә ачылды.
Тамашачылар өчен чын-чынлап феерик мультимедиа тамашасы тәкъдим ителде, анда спортчыларның җиңүләре формуласын ачып җибәрделәр, шулай ук «су тавышлары» композициясен күрсәттеләр. Хәзерге интерпретациядә башкарылган традицион татар биюләреннән башка да булмады. Тантанага фолк-төркем чыгышы да өстәмә булды.
Дуслык уеннарын ачу тантанасында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Россия Суга сикерү федерациясе президенты Станислав Дружинин, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Ольга Павлова, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов катнашты.
Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин чыгыш ясады:
- Дуслык уеннары Россиянең ышанычлы партнер булуын күрсәтә,без нәтиҗәле хезмәттәшлеккә әзер булган барлык илләр белән теләктәш. Спорт берләшмәнең иң көчле факторларыннан берсе, ә спорт, дуслык, үзара ярдәм һәм кагыйдәләр буенча уеннар – барлык кешеләр өчен дә база булырга тиеш. Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнехановка, Казан шәһәре җитәкчелегенә, барлык оештыручыларга, йөзү, суга сикерү һәм синхрон йөзү федерацияләре Президентларына, барлык җанатарларга һәм кунакларга бәйрәм бүләк итүебез өчен рәхмәт белдерәм.
«Дуслык уеннары» халыкара комплекслы ярышларының беренче этабында барлыгы 376 комплект медаль уйнатылачак (92 йөзү, 32 суга сикерү, 160 синхрон йөзү), ә йөзү буенча турнирда 700 гә якын спортчы, шул исәптән Олимпия уеннары, дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңүчеләр дә.
ТР Спорт министрлыгы материаллары буенча



