Татарстан Республикасыннан 16 студент уникаль интеграцияләнгән программа буенча югары белем ала алачак. Идел буе университетында чыгарылыш укучысына программа берьюлы берничә квалификация үзләштерергә мөмкинлек бирә.

Әлеге мөмкинлек укучы өчен түләүсез, чөнки Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслана. 11 сыйныф һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар программада үзләренең БДИ нәтиҗәләре, шулай ук университетның эчке сынау имтиханнары нигезендә катнаша алалар. Уникаль әзерлек программасы ярдәмендә студент волейболдан башлап пуля белән ату буенча төп белем бирү программасын тулысынча үзләштерә алачак, ул өстәмә белем бирү педагогикасын, тормыш иминлеге нигезләрен, шулай ук сәламәтлегендә тайпылышлар булган затлар өчен физик культура нигезләрен параллель өйрәнүдән гыйбарәт.

“Безнең университетта интеграцияләнгән программа эшли, - дип шәрехли кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Данир Исламов. - Ул Татарстан Республикасы укучыларына кагыла, әлеге программа ярдәмендә укучылар «Спорт» юнәлеше буенча бакалавриат дәрәҗәсендә югары белем ала алачак, моннан тыш, алар берничә өстәмә белгечлек алачак. Әлеге программа Татарстан Республикасының авыл җирендә аз комплектлы мәктәпләрне кадрлар белән тәэмин итүгә исәпләнгән.”

Идел буе спорт һәм туризм университеты елдан-ел төрле яңалыклар кертә, алар ярдәмендә вуз үз диварларына абитуриентларны, шулай ук магистратурада укуларын дәвам итәргә теләгән чыгарылыш сыйныф укучыларын кабул итә алачак. Данир Исламов билгеләп үткәнчә, быел бюджет урыннары саны арткан: яңа уку елына 847 бюджет урынына һәм 853 бюджеттан тыш урынга җыелу планлаштырылган.