1 нче июльдән 4 нче июльгә кадәр Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә узган академик ишү буенча Россия Кубогы кысаларында ике студент командасы - Идел буе университеты һәм Мәскәү авиация институтының матч очрашуы узды. Вузларның җыелма командалары 500 метр дистанциягә «икеле» класслы көймәләрдә чемпионлык өчен көрәштеләр. Спорт университеты экипажы-Дмитрий Дроздюк һәм Егор Емелин, кискен көрәштә финишка бер секундка тизрәк килде (1:58.8, 1:59.6) һәм алтын медаль алды.
Исегезгә төшерәбез, илнең барлык төбәкләреннән 350 катнашучыны җыйган Россия Кубогында танылган спортчылар – Токио-2020дә узган Олимпия уеннарының көмеш призерлары Анна Пракатень һәм Елена Орябинская, шулай ук Токио-2020 Олимпия уеннары финалисты Александр Вязовкин да катнашты.



