1 нче июльдән 4 нче июльгә кадәр Казан янә масштаблы спорт ярышлары уздыру мәйданчыгы булачак. Илнең барлык төбәкләреннән 350 дән артык спортчы ишкәкле спорт буенча Россия Кубогында катнашачак. Дүрт көнлек ярышлар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетының бер объекты территориясендә - Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә узачак.
Россия Кубогы кысаларында спортның җәйге төрләре буенча I Бөтенроссия спартакиадасында катнашу өчен җыелма командаларны сайлап алу узачак.
"Спартакиада үзе август аенда узачак, һәм программа 2024 елгы Олимпия уеннары программасына якынлаша. Безнең спортчылар өчен бу сезонның төп старты булачак", - дип белдерде Россия спорт министры Олег Матыцин Спартакиадага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында.
Россия Кубогында Токио - 2020дә узган Олимпия уеннарының көмеш призерлары Анна Прокатень һәм Елена Орябинская, шулай ук Токио -2020 Олимпия уеннары финалисты, ишү буенча дөнья чемпионы-индор Александр Вязовкин катнашачак.



