Идел буе университетында «һәркем өчен инклюзив спорт» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды. Киңәшмәдә Россиянең Махсус Олимпиадасы генераль директоры Егор Лебедев, Идел буе университетының административ эш, социаль үсеш буенча проректоры Наталья Гречанникова, республиканың төрле министрлыклары вәкилләре катнашты.

Очрашу кысаларында Инклюзив спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Егор Лебедев вузга рәхмәт белдерде һәм проектны гамәлгә ашыруның беренче елы уңышларын билгеләп үтте». Социаль инициативаны гамәлгә ашыру барышында 11 спорт-массакүләм чара оештырылды һәм үткәрелде, спортның төрле төрләре буенча 20 юнифайд-команда булдырылды, алар бер ел эчендә зур спорт уңышларына ирешә алды", - дип билгеләде Махсус Олимпиада генераль директоры.

Эш киңәшмәсенең башка катнашучылары да проектны гамәлгә ашырудан уңай нәтиҗәне билгеләп үтә. «Һәркем өчен инклюзив спорт» программасын тикшерү буенча проект җитәкчесе Дмитрий Лисицин билгеләп үткәнчә, Идел буе университеты Татарстан Республикасында махсус олимпия хәрәкәтенең баш интеграторы булып тора. Ә иң мөһиме-югары уку йорты барысы өчен дә инклюзив спорт проектын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген фәнни нигезләү өчен мәйданчык булды.