Татарстан вәкилләре Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узган билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында 11 медаль яулады. Аларның бишесе Идел буе спорт һәм туризм университеты студентлары һәм укытучылары исәбендә.
Үзенең сигезенче чемпион титулын Россиянең атказанган спорт мастеры, көрәш теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучысы Габдеҗәлил Сөләйманов яулады (ирекле стиль, 62 кг.га кадәр). Шул ук авырлык категориясендә, әмма классик стильдә, Идел буе университеты студенты Алексей Абрамов дөнья чемпионы булды.
Бронза медальләрне Тимур Латыйпов (ирекле стиль, ү/к 62кг), Диләрә Латыйпова (ирекле стиль, 66 кг ү/к) һәм Мария Седунова (ирекле стиль, ү/к 78+ кг) яулады. Вузны тәмамлаучылар Илнар Закиров (классик стиль, 68 кг.га кадәр) һәм Динар Кәримуллин (классик стиль, 75 кг. га кадәр) шулай ук мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелделәр.
Дөньяның 36 иленнән 150гә якын иң яхшы спортчы җыйган турнирда ирекле һәм классик стильләрдә 21 комплект медаль уйнатылды. Ир-атлар арасында-сигез, хатын – кызлар арасында биш авырлык категориясендә иң яхшылары дип табылды.



