Лахтида узган чаңгы ярышлары дөнья чемпионатында академиянең өченче курс студенты Сергей Ардашев көмеш җиңү яулады. «Академик» классик стиль белән спринтта Норвегия спортсмены Эрик Вальнеска 1,38 секундка оттырып, икенче урын алды.

Лахтида академия данын магистратура студенткасы Яна Кирпиченко белән икенче курстан Христина Мацокина яклый.

Моннан тыш, Лахтида параллель рәвештә юниор чемпионатта академиянең өч студенты, беренче курстан Денис Филимонов, Иван Селезнев һәм Егор Трефилов чыгыш ясаячак.

Фото: skisport.ru.