14 - 16 нчы декабрьдә Мәскәү өлкәсендә көрәш төрләре сәнгатенең I Бөтенрәсәй студентлар уеннарының финал этабы узды. Ярышлар биш төрле көрәш төре: айкидо, каратэ, кикбоксинг, самбо һәм тай боксы буенча узды.
Татарстан Республикасы данын кикбоксинг буенча Идел буе академиясенең икенче курс студентлары яклады, Алар 2018 нче елның октябрендә Бөтенрәсәй студентлар уеннарында Идел буе федераль округында җиңү яуладылар.
Беренче Бөтенрәсәй студенчтлар уеннарында 1 нче урынны Мамаджанов Мунир, 2 нче урынны лайт-контакт буенча Саяпов Артем яулады. Өченче урында лайт-контакт буенча Царев Максим. Аларның тренеры - Россиянең атказанган спорт мастеры, күп тапкырлар дөнья чемпионы, Идел буе аадемия укытучысы Сайфуллин Ильназ Ирекович.
Гыйнвар аенда көрәшчеләр Омскта 2019нчы елда 31 нче гыйнвардан 3 нче февральдә узачак Россия чемпионатына хәзерләнә. Әлеге ярышлар җәй көне Загребта узачак Европа студентлар спорты ЕUSA Ассоциациясе өчен сайлап алу туры узачак.



