Идел буе спорт академиясе чаңгычылары чаңгы ярышлары буенча Төмәндә юниорлар арасында узган Бөтенрәсәй ярышларда өч алтын, ике көмеш, ике бронза медаль яулады.
Магистрантка Яна Кирпиченко ике алтын медаль яулады: 10-километр дистанциядә ирекле стиль белән һәм 15 чакрым (масс-старт). Өченче булып 15 чакрымны 2-нче курс студенты Христина Мацокина узды.
Спринт классик стиль белән 3-нче курс студенты Сергей Ардашев алтын медаль, ә магистрантка Ольга Кучерук икенче булып килде.
Беренче курс студенты Ярослав Рыбочкин –15-километр дистанциядә ирекле стиль буенча көмеш яулады, ә аның артыннан финишка 4 нче курс студенты Егор Казаринов килде.
Төмәндә узган турнир нәтиҗәләре буенча 23 яшькә кадәрле юниорлар арасында җыелма Рәсәй командасы оешты. Әлеге ярыш Финляндиядә Лахти 19 - 26 нчы гыйнварда уза. Җыелма команда составына академиядән Яна Киприченко, Христина Мацокина, Ярослав Рыбочкин һәм Егор Казаринов керә.



