Бүген Идел буе академиясенең концерт залында республиканың спортсменнарны билгеләп үтү «Ел спортсмены» чарасы узды. Җиңүчеләр арасында төп номинациядә магистратураның чыгарылыш укучысы чаңгычы Андрей Ларьков белән парабадминтон уенчысы, дүртенче курс студенты Олег Донцов. Сәхнәгә номинантларга приз һәм дипломнар тапшырырга чыгучылар арасында Рәсәй спортсменнары йөзүче Александр Попов белән гимнаст Алексей Немов бар. Төп номинация җиңүчеләре (Ларьков һәм Донцовтан кала фигуристка Евгения Тарасова белән паралимпийка Марта Зайнуллина) ТР президенты кулыннан истәлекле статуэткалар алдылар. - Хөрмәтле спортсменнар, федерация җитәкчеләре. Хөрмәтле ветераннар һәм килгән кунаклар. Чын күңелдән республика үсеше өчен керткән өлеш өчен рәхмәт әйтәсе килә. Һәрбер сезнең җиңү – бу тулаем Татарстан һәм Россия Федерациясенең җиңүе. Бүгенге көндә республикада бар да талантларны үстерү өчен инфраструктур һәм команда белән эшләнә. Әлеге эшчәнлек системалы рәвештә башшкарыла. Һәм без аның нәтиҗәләрен күрәбез. Спорт – безнең республиканың бренды. Барыгызны да тәбриклим. Барыбызга да алкышлар, тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре. Аерым алкышлар җитәкчелеккә җиткерәсе килә. Федерация җитәкчеләре нәтиҗә өчен зур тырышлык куя. Монда һәрберегезнең системалы эше күренә. Мине төп тренер дип атадылар. Системалы эш булмаса, нәтиҗәләр булмас иде. Ә без сезгә һәрвакыт сезгә ярдәм итәрбез, спортны үстерербез! Олег Донцовка килгәндә, ул 11 тапкыр Рәсәй чемпионы, 9-нчы дөнья ракеткасы. Быел академия студенты ике тапкыр Россия Кубогын яулаган, ул Россия чемпионы титулына ия, Испания, Төркия һәм Ирландиядә узган турнирларда өч бронза алса, Европа чемпионатында шәхси һәм парлы разрядларда бронза яулады. Донцов бүләкләүдән соң әңгәмә бирде: - Бу минем өчен көтелмәгән булды. Номинациягә кергәнемне ике атна элек белдем. Ахыргача мәртәбәле кампаниягә эләгүгә ышанмадым. Ел минем өчен уңышлы узса да, авыр да иде. Хезмәтемне югары бәяләделәр. - Киләчәктә нинди планнар? - Киләсе елда Япония-2020 Паралимпия уеннарына сайлап алу була. Швейцариядә узачак дөнья чемпионатында максималь баллар җыярга кирәк булачак.



