12 нче декабрь көнне Идел буе академиясенең физик тәрбия һәм спорт теория һәм методика кафедрасының укытучысы, Рәсәйнең атказанган спорт мастеры, өч тапкыр дөнья чемпионы Илназ Сайфуллин Димитровградта кикбоксинг буенча ачык мастер класс уздырды.

Мастер-класс кикбоксинг Клубы «ПРОФИ» базасында узды. Мастер-классны тыңларга 60 малай һәм кыз килде.

Ильназ Сайфуллин җирле телеканалга интервью бирде:

- Мин әлеге төр мастер класс уздыруга шат, балалар дөрес юл сайласыннар иде, алга таба аларның спортта гына түгел, башка яшәеш өлкшсендә уңышка ирешү мөмкинлеге булачак.

Мастер-класс нәни кикбоксерларның мәртәбәле кунак белән әңгәмә һәм  автограф-сессия белән тәмамланды.