Идел буе акадеямиясе магистранты Александр Красных Кытайда узган дөнья чемпионатында Рәсәй команда составында 4Х200 ирекле стиль эстафетада көмеш призер булды. Красных белән бергә чемпионатта «көмеш»җиңүне Мартин Малютин, Михаил Вековищев һәм Иван Гирев яулады. Дөнья чемпионнары булып Бразилия йөзүчеләре калды. Россия 0,03 секундка калышты. Алдагы көнне генә академиянең икенче курс студенты Анна Егорова 800 метр дистанция кроль йөзүдә алтынчы булып килде.



