Идел буе спорт академиясе традицион рәвештә Мәскәүдә концерт залы «Россия» балы «Студентлар спорты йолдызлары» чарасында катнаша. Быел узган нәтиҗә чарасында Россия студентлар спорты берләшмәсеннән Академия данын яклаучылар: у-шу буенча ике тапкыр дөнья чемпионкасы, беренче курс студенты Камила Имангулова, VI Бөтенрәсәй җәйге Универсиада-2018 чемпионкасы, 4 нче курс студенткасы җиңел атлет Раисия Иванова, шахмат уенчысы Ольга Белова, төп студентларның җәйге старт ярышында көмеш призер булды, шулай ук пара-бадминтон буенча  Россия Кубогының өч алтын медаль иясе Павел Куликов, дзюдоист Дарья Денисова, баскетбол командасы капитаны Олеся Николенко һәм футбол уенчысы Андрей Егоров.

Академия делегациясен җитәкләде – «Мәгариф һәм спорт-2017» номинациясе премиясен яулаучылар  - административ эшчәнлек һәм социаль үсеш буенча проректор Илшат Файзуллин һәм спорт эшчәнлеге белән идарә итү җитәкчесе Александр Черняев. Быел исә Россия студентлары спорт берләшмәсе юбилей - 25 яшьлекне билгеләп үтә. 62 вуз вәкиле, физик тәрбия һәм спорт үсеше буенча РФ президенты каршындагы берләшмә сәркатибе Алексей Кулаковский Россия президенты Владимир Путинның мөрәҗәгать хатын укыды. Мәртәбәле кунаклар арасында Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты (FISU) Олег Матыцин, РФ спорт министры урынбасары Игорь Сидоркевич, Россия студентлары спорт берләшмәсе президенты Сергей Сейранов, Мәскәү шәһәре спорт Департаменты җитәкчесе  Николай Гуляев һ.б. бар иде.

- Бар да бик яхшы узды, - дип алган кичерешләрен бүлешә Академия студенткасы Раисия Иванова. – Матур зал, кызыклы программа. Бар да бик матур киенгән. Минем өчен балга чакырылу бик көтелмәгән күренеш булса да, күлмәкне алырга җитештем.Әлеге төр чаралар бик кирәк. Безнең күбебез җыелма Россия һәм өлкә ярышларында һәрдаим катнашып бара. Мин академия данын яклауга һәрчак әзер. Һәм яклаячакмын да! Барлык стартларда, шул исәптән Бөтенрәсәй универсиадасында катнашуым көтелә.