Синхрон йөзү буенча биш тапкыр олимпия чемпионкасы Светлана Ромашева үзенең Идел буе академиясендә узган «Александр Попов Кубогы»нда катнашуы турында сөйләде.

– Кызганычка каршы, минем коллега, партнёр Наталья Ищенко бүгенге мастер-класска килә алмады. Судагы хәрәкәтләрне үзем күрсәтәчәкмен. Мин икеләтә Казанда булуыма шат. Мин бит әле Идел буе академиясенең аспиранткасы да. Миңа академиянең диварлары бик якын, – дип белдерде Ромашина «БИЗНЕС Online» корреспондентына.

Фото: popovcup.com