Идел буе спорт һәм туризм академиясендә традицион рәвештә көзге фәнни Олимпия сессиясе булып узды.  Әлеге чарада Казан, Әлмәт һәм Яр Чаллы югары уку йорты студентлары катнашты.  

Олимпия сессиясенең беренче этабы булып саналган конференциядә олимпия тематикасына 11 фәнни доклад тәкъдим ителде. Чыгыш ясаучылар футбол буенча дөнья чемпионаты мирасы, Рәсәйдә антидопин чикләү, медальләрнең  дизайны үзгәрү һәм башка кызыклы темаларга фикер алышты. Мәсәлән, гимнастика белән кызыксынучылар әлеге спорт төре буенча Олимпиада җиңүчеләрен барладылар.

Идел буе академиясе студенты Регина Галеева спортта психологик ритуалларны чагыштырып сөйләде. Һәрбер спортсменда ниндидер ышану һәм ырым яши. Әлеге фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә Елена Исинбаева, хоккей уенчылары һәм фигуристларның боздагы гадәти ышынуларын белү кызыклы.

Яшь – фән өчен комаучау итми. Моны конференциядә Әлмәт физик тәрбия  колледжыннан килгән студент Айнур Шарафутдинов раслады, ул исә Олимпийской сессиясе җиңүчесе дә. Үзенең «СССР һәм Рәсәй Олимпия династияләре» чыгышында ул генетиканың спорт уңышларына тәэсирен раслады, моның өчен ул спорт гаиләләренең буын, чыгышын тикшергән. Мәсәлән, спортсменның әти белән әнисе дә олимпия уеннары җиңүчеләре һәм призерлары очрагы.  Хәзер Айнурны Бөтенрәсәй этабы көтә.

Олимпия сессиясе – Олимпия тарихын өйрәнү һәм барлау өчен яхшы алым. Сессиянең икенче өлеше «Олимпизм белгечләре». Әлеге конкурста тугыз вуз командасы чыгыш ясады. Капитаннар өчен тест сораулары һәм блиц-сорауны  ярымфиналистлар билгеләде. Конкурс кысаларында «Кайда мантыйк?» финал юлламалар уйнатылды. Төп приз Әлмәт физик тәрбия колледжына бирелде. Әйтергә кирәк, нефть каласында Олимпия хәрәкәтенең чын белгечләре яши.