Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов Татарстанның спорт федерацияләре вәкиллеге белән очрашты. Традицион рәвештә уздырылып килүче әлеге очрашу киләсе кабул итү кампаниясе старты алдыннан уздырылды. Киләсе кабул итүдә төп ориентир - Россия регионнарыннан студент-спортсменнар.

«Бүген академиянең 40% студенты Рәсәйнең 72 регионын тәкъдим итә, - дип ассызыклый Йосып Якубов әлеге күренешне. – Без республикадан да тыш кабул итүчеләрнең санын арттыру ягында, һәм әлеге өлешне 50%ка арттыруны күзаллыйбыз. Зур перспективага ия студентларны табуда сез төп  союздашлар», - дип мөрәҗәгать итте ректор залда утыручы 19 спорт федерациясенә. Быел гына академиягә укырга керүчеләр: ике атказанган  спорт мастеры – Иван Пакин белән Александр Красных, шулай ук халыкара класс җиде спорт мастеры, 86 спорт мастеры һәм 152 мастерга кандидат.

Идел буе академиясе быел 1000 студентны укырга кабул итте. Хәзер әлеге цифра вуз өчен һәр елны булачак. 80% якын урын бюджет урыны булып исәпләнә. 2020 нче елга Академия үсеш Концепциясе буенча 4 мең студент белем алачак. Йосып Якубов билгеләвенчә, кабул итү саны артмаячак, белем бирү сыйфатына басым ясала.

Бүген үк Идел буе академиясе Татарстан өчен генә түгел, Россиянең 7 күрше регионында эш алып бара. Профориентацион эш кафедралар тарафынан федерацияләр белән берлектә Казанда узучы Рәсәй һәм Халыкара ярышларда уздырыла.  

Моннан тыш, Идел буе академиясе белем алу юнәлешләре спектрын арттыра. Тренерлык эшчәнлегенә белем бирүче спорт төрләре арту белән бергә (алар вузда 19 – авт. иск.), Академия магистратурасында икенче елдан өч яңа юнәлеш ачыла – функциональ диагностика, спорт аналитикасы һәм фитнес.

Быел 500 дән артык потенциаль абитуриент укырга керергә теләк белдерә. Алдагы Ачык Ишекләр көне 2019 нчы елның 26 нчы гыйнварында уздырыла.