Идел буе академиясеннән Казан федераль университеты проекты кысаларында 70 студент инглиз теленнән диктант язды. Инглиз телен безнең гасырда белмәү җитди хәвефкә китерә. Глобализация чорында аралашу мөхите үсә, дуслар арта. Сәяхәт итергә яңа мөмкинлекләр туа.
Сервис һәм туризм факультететында һөнәр өчен инглиз теленең роле зур.Спортсменнар ярышка чыгу чорында төрле илләрдә булалар, төрле халыклар белән аралашалар. Әлеге акциияне оештыручылар чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы укытучылары. Барлык факультет студентлары әлеге чарада катнаша. Диктантның тексты музыка роле һәм бөек рус язучысы Лев Толстой. Диктант текстын Джеймс Миллер укыды. «Фулбрайт» программасы буенча Джеймс Миллер кафедрада эшли. Бар күрсәткечләр яхшы нәтиҗәләр бирә. Җиңүчеләр өчлегендә физик тәрбия факультетыннан Оксана Угарова белән Римма Миргалимова, өченче урында сервис һәм туризм факультетыннан Дания Нигматуллина. Спорт факультетыннан призерлар Варвара Курочкина белән Нияз Сарваров, шулай ук «турист» белгечлеге буенча Карина Галеева белән Артем Ахмеров.
- Без күп кенә студентларның инглиз теленнән үз компетенцияләрен тикшерергә теләкләренә бик шатбыз. Барлык катнашканнар да әлеге чарадан канәгать, - дип сөйли чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы җитәкчесе Венера Волчкова. – Киләсе елда да диктант язарга теләк белдерделәр. Әйтергә кирәк, бу инициатива Шекспир телен өйрәнү өчен стимул булып торачак. Катнашучыларга җиңел булмаган һәм файдалы эшләрендә уңышлар телисе килә!



