Идел буе спорт һәм туризм академиясендә яңа уку елында Ачык ишекләр көне уздырылды. Рәсәйнең 14 регионынан 260 абитуриент Казанга академиягә укырга керергә ихтималы булган укучы килде.
Аларның күпчелек өлеше – мәктәп һәм колледжларның чыгарылыш укучылары, быел аларның академия студентлары булырга мөмкинчелеге бар.
Кунакларны ачык күңел белән каршы алдылар. Казанга алданрак килүчеләр Универсиада авылында кунып калдылар, студентларның яшәү шартлары белән таныштылар. Факультет деканнары абитуриент һәм аларның әти-әниләренә укырга кабул итү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Кафедра җитәкчеләре аерым уку юнәлешләре турында сөйләде. Соңыннан кунаклар өчен уку-лаборатор корпусы һәм Универсиада авылы торак кампусы буенча экскурсия уздырдылар.
11 нчы сыйныф укучысы Артем Волков Тольяттидан килгән, ул спорт факультетына укырга керергә җыена. Тхэквондо белән шөгыльләнә. Биологияне өйрәнә: «Академиягә укырга керергә телим, академия Россиянең иң яхшы спорт уку йорты. Барысы да шулай сөйли, мин моңа ышандым».
Яр Чаллыдан Эмилия Матросова сөйләвенчә, Идел буе академиясе – иң яхшы мөмкинчелек. Эмилия физик тәрбия факультетына укырга керергә тели. Аны рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы кызыксындыра. Җитди рәвештә ул инде уйлаган: «Бары монда гына керергә телим. Тпенер буласым килә», - ди.
Анна Андрияшеваның укырга керергә әле ике ел бар, аның әнисе Наталья Казанга кызын киләчәк уку урынын күрсәтергә Казанга алып килгән. «Биология буенча бусаганы мин инде узам», - дип җитди рәвештә әйтте. Әнисе дә кызының планнарын раслады: «Без Лаеш районында яшибез, ә фәнне үзләштерергә Алексеевск районына йөрибез. Һәр көнне 60 чакрым». Алабугадан килгән Юлия Смирнованың да хыялы бар: иң элек академиягә укырга керергә һәм чаңгы узышлары буенча тренер булырга. «Кызым спортны ярата, - дип сөйли Юлиянең әнисе. - Ул 8 ел буе чаңгы узышлары белән шөгыльләнә һәм башка вариантларны карамый да! Биологияне өйрәнәбез…



