Казанда 6-8 декабрьдә олимпия чемпионнары призына халыкара уеннары уза. Икенче тапкыр Идел буе академиясенең спорт биналарында Александр Попов Кубогына ярышлар уза. Аның командасына быел олимпия чемпионнары Александр Карелин (грек-рим көрәше), Игорь Лавров (гандбол), Дарья Шкурихина (нәфис гимнастика), Александр Легков (чаңгы ярышлары) һәм Светлана Ромашина (синхрон йөзү). Һәрберсе балалар өчен үзенең спорт төре буенча мастер-класс уздыра. Тулаем алганда әлеге турнирлар Казанда Россиянең 60 регионынан 1600 баланы җыя. Шулай ук СНГ һәм Европа (Германия, Эстония, Сербия һ.б.) балалар катнаша. Беренче тапкыр ярышлар кысаларында Кубок йортында олимпия чемпионнары белән очрашу була. Ул Идел буе академиясенең уку-укыту корпусында урнашкан. «Матч ТВ» телеканалы туры трансляцияне күрсәтәчәк.
Ярышларга керү ирекле
Программа: http://popovcup.com/sportivnaya-programma



