Идел буе спорт академиясе һәм Ланкашир үзәк Университеты базасында туры видеоконференция: «Россиядә FIFA2018 дөня Чемпионаты: спорт менеджменты һәм маркетинг тәҗрибәсе» уза.
Британия вузы ягыннан түбәндәге докладлар белән чыгыш ясадылар: «2018 дөня Чемпионаты: визуаль этнография», «Обзор ЧМ-2018: читтән караш», «Россия дөнья Чемпионатының Менеджменты» һәм «ЧМ-2018 кысаларында маркетинг юлы». Чит ил студентлары турнирда булган үз кичерешләре белән бүлеште. Спикерлар төп турнирга зур кызыксыну белдерделәр. Әйтергә кирәк, 2,9 млн футбол җанатарлары Россиядә катнашты. Ланкашир университеты студентлары мәгълүматлары буенча ЧМ-2018 матчларын 10,5 млннан артык кеше тамаша кылды.
Англиядән соң Идел буе спорт академиясе чыгыш ясады. Беренче чыгышның темасы «Дөнья чемпионаты-2018нең футбол үсешенә йогынтысы» дип чыгыш ясады ТРның спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов. Аның сөйләвенчә, 254 мең тамашачының күпчелек өлешен чит ил халкы, ә фан-зонада 800 мең кеше катнашты.
Шулай ук Идел буе спорт академиясеннән «FIFAның чаралар уздыруга әһәмияте» темасы да яктыртылды. Анда турниирның алдагы үсеше турында әңгәмә булды.
Докладлар азагында түгәрәк өстәл рәвешендә киңәшмә дә булып үтте. Академиянең вәкилчелеге волонтерлар эшчәнлеге турында да сөйләде, киләчәк дөнья чемпионаты уздыруга карашлы киңәшләр дә бирелде. Бу чара Катар илендә 2022 нче елда узачак.



