Студентлар баскетбол лигасы чемпионат ярышы уздырды. Әлеге ярыш Идел буе академиясендә 25-26 нче ноябрьдә узды. Академиянең көндәш командасы Вятск дәүләт университеты студентлары.
Беренче матч хуҗа команда исәбендә (79:72). Икенче көнне кунаклар реванш алдылыр (101:92). Уенның төп вакыты 74:74 исәбендә. Беренче ике 10-минутта ВДУ командасы җиңде. 11:11 – 5-минут нәтиҗәсе. Кыска ялдан соң студентлар (7:16) яулады. Әйтергә кирәк, матч белән төп тренер Олеся Матвиенко, ассистенты Виктория Шаган җитәкчелек итә. Тик авырып китеп, аның булмавы уенчыларга да тәэмир итми калмады…
Олеся Матвиенко команданы тулаем алганда яхшы уеннан ераграк дип саный:
- Хәзерге көндә тыгыз рәвештә күнекмәләр алып барыла. Үзләрен әле команда уенда таба алмый. Алда безне бик күп уеннар көтә, язын финал уены узачак.
Әлегә җыелма команда ВТБ чемпионаты турнир таблицада 12-нче урынны алып тора. Киләсе турнир матчы 9-10 декабрдә Пермдә «Универ» командасына каршы булачак.



