Пара-бадминтон буенча Идел буе академиясенең Бадминтон үзәгендә узган Россия Кубогы ярышында җиңүчеләр 18 - 20 нчы ноябрьдә Олег Донцов белән Павел Куликов булды. Ярышларда алты спорт класс буенча илнең 16 регионыннан  69 спортсмен катнашты.

Дүртенче курс студенты Донцов белән беренче курс студенты Куликов ир-атлар парлы разрядта SL 4 – SU 5 төркемдә беренче урын алдылар. Шәхси разрядта Павел Куликов Олег Донцовны җиңде. Чемпион титулы катнаш парлы разрядта Наталья Яремчукта (Санкт-Петербург). Көмеш призер булып Олег Донцов калды. Катнаш парлы разрядта безнең спортсмен Екатерина Огинская белән чыгыш ясап, икенче булды (Псков өлкәсе).

Өч этап нәтиҗәләре буенча Россия Кубогында Олег Донцов беренче, икенче – Павел Куликов булды. Шулай ук спортсменнар парлы разрядта беренче булдылар. Катнаш парлы разрядта «алтын» җиңүне Павел Куликов, «көмеш»не  Олег Донцов яулады.

Иң элек Куликов белән Донцов Франциядә узган Европа Чемпионатында өч бронза медаль яулаган иде. Донцов үзе һәм Куликов белән парда өченче урын яулады, дип хәбәр итә ТРның бадминтон Федерациясенең пресс-хезмәте.