Чистай һәм Зәй муниципаль районнары вәкилләре Идел буе академиясенә студентлар белән күрешергә килделәр. Яшь белгечләр үзләренең туган ягына әйләнеп кайткач кайда эшләячәк соң? Әлеге сорауларны яктырткан әңгәмә узды.
Потенциаль яшь белгечләр беолән танышу гадәте академиядә өч ел элек башалнды. Инициатор булып академия бара. Сөйләшү ңитди характерда, сорау-җавап белән барды. Районнан укырга юнәлтелгән студентлар белән дә сөйләшү булды. Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хасановка әлеге юнәлеш буенча сораулар бирелде.
- Мин барыгызны да күзәтеп барам, - дип хәбәр итте залга. Сезне укырга җибәргәндә дә әти-әниләрегез белән сөйләшү булды. Очраклылар юк монда.
Хасанов билгеләвенчә, Чистайда эш бар. 14 тренер вакансиясе әзер. Пенсия яшендәгеләр эшкә яшь белгечләр килмәгәнлектән үз урыннарында эшли. Районда спорт инфраструктурасы көннән көн яхшыра бара. Торак мәсьәләсенә килгәндә, соципотеканы 7 процентка эшләп була. Районда практика узып эшкә калып була.
Зәй районы да җәйге практикага студентларны көтә. Әлеге сораулар социаль сораулар буенча башкарма комитет җитәкчесе Александр Чапковка бирелде. Икътисад белән беррәттән спорт юнәлеше районда югары нәтиҗәләргә ирешә. Зәйнең стадионы сыйфатлы уен кыры һәм трибуналар белән. Ә иң югары нәтиҗә – 5 км чаңгы-роллер трассасы. Җирле «Ялта-Зәй» үзәге чаңгы трассасы белән билгеле. Чапков раславынча, төп үсеш факторы спорт һәм туристик юнәлештә. Сервис һәм туризм һәм спорт факультеты өчен туристик программаны нигә булдырмаска?
Эшкә урнашу буенча да Александр Владимировичка сораулар шактый бирелде.
Тренерларга килгәндә, Зәйдә 4 спорт мәктәбе бар, анда 2 меңләп укучы 19 спорт төре белән шөгыльләнә. Вакансияләр күп түгел. Тренерлар өчен финанс стимулы – зарплата плюс титул һәм нәтиҗә өчен өстәлмәләр. Җыелма республикага укучылары керсә, 5 мең сум акча түләнә. Чапков бтлгеләвенчә, район бюджеты спорт чараларына 3,5 - 9 миллионга үскән. Бу турнирларга спортсменнарны җибәрү, җирле чаралар уздыру. Зәйдә яшьләр өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Кинотеатр, президент программасы буенча Наталья Фишман җитәкләүче парк бар.
Адаптив физик тәрбия буенча районда вакансияләр бар. Чистай һәм Зәй районнары академия белән һәрвакыт теләктәшлек итәчәк.



