Җомга көнне Идел буе спорт академиясендә Бөтенрәсәй спорт маркетинг форумы Sport Сonnect узды – бу спортиндустриядә Интеррос кампаниясе тарафыннан оештырылган төп вакыйгаларның берсе. Чараның инициаторлары электрон газета «БИЗНЕС Online» Идел буе академиясе белән партнерлыкта. Форумда Испания һәм Финляндия белгечләре катнаша. Катнашучыларның географиясе Казахстан, Пермь, Уфа, Краснодар, Самара, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан. Форумның модераторы "Матч ТВ" популяр спорт телеканалы комментаторы Денис Казанский.

Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов форумда спикер буларак катнашты. Үзенең чыгышында ул вузның үсеше турында сөйләде. Кунаклар академиянең биналарында булып киттеләр. Ректор академия турындагы мәглүматны тапшырып аның эре салым түләүче булуын да искәртте. Яртысыннан артык керем спорт чараларына бәйле. Калган өлешне эре корпоратив һәм иҗади характердагы федераль чаралар алып тора. Газпром, Сбербанк, Ростелеком һәм РЖД академия белән беренче ел гына эшләми.

Ректор вуздагы яңа уку елындагы белгечлекләр турында әйтеп китте. Йосып  Якубов функциональ диагностика буенча тренерлар кирәклеге турында да искәртте. Магистерлар программасы буенча эшне медик-биология дисциплиналар кафедрасы калып бара. Янә бер белем бирү экспериментын физика-математика дисциплиналар кафедрасы үз өстенә алачак, алар спорт аналитикларын хәзерли.

«Әлеге төр форумнар Казанда узарга тиеш, - дип сөйли Йосып Якубов Sport Сonnect форумы хакында. – Россиянең спорт каласы булып, спорт дөньясындагы процессларны өйрәнү кирәк. Спорт маркетингы өлкәсендәге белгечләр өчен чит ил коллегалары белән аралашу зур тәҗрибә. Кунаклар инфраструктура, аның үсеше турында тулы мәгълүмат алдылар, сәяхәт кылдылар. Sport Connect беренче тапкыр Татарстанга килеп, Идел буе академиясендә тукталды һәм бу соңгысы булмас дип өметләнәбез».

Үзенең кичерешләре белән форум модераторы, популяр спорт комментаторы Денис Казанский бүлеште: «Бар да бик яхшы узды, бик кызыклы кейслар бар иде. Монда бик күп кызыклы һәм файдалы киңәшләр туплап була».

 business-gazeta.ru/ мәгълүматлары буенча