Идел буе академиясе студентлары Никита Шлейхер белән Александр Белевцев суга сикерү буенча Австралия Голд-Костеда FINA Гран-прига лаек булдылар. Шлейхер 10-метрлы биеклектән сикереп 459,95 балл җыйды. Икенче алтын медальләрне синхрон сикерү буенча Шлейхер һәм Белевцев яулады.