Россия чемпионатының волейбол буенча Югары Лига матч турлары  «Буревестник» спорткомплексында узды. Анда студентлар командасы «Академия-Казан». Ә Константин Сиденко җитәкчелегендә «Трансгаз-Ставрополье» катнашты.

Беренче очрашу алдыннан Татарстан командалары турнир таблицасының алтынчы баскычын алып торды. Әйтергә кирәк, ике көн эчендә ун партия уен булды.

Беренче көнне мәйданның хуҗалары җитди рәвештә уенны дәвам итте. Икенче партиядә бар да үзгәрде, һәм нәтиҗә 25:17, 16:25 исәбендә булды.

Алдагы уеннар да киеренке дәвам ителде, уңыш Академия командасы ялгышлар җибәрү исәбенә Георгиевск командасына елмайды. Хисап 25:23.

Тай-брейк вакыты якынлашты. Киеренкелек уенда гына түгел, трибунада да күзәтелде. Хәлиткеч матчлардан соң нәтиҗә Казан командасы исәбенә 15:12.

Кабатланулы матч беренче уенның дәвамы булды. Георгиевск командасы хисабы – 21:25 булса, икенче партиядә «Академия» командасы реванш алып – 25:10 булды.

Өченче партия киеренке, хисап тай-брейкка җитте, 26:28. Икенче уенда Казан командасы  25:21кә иреште.

Янә киеренке бишенче партия. Нәтиҗә реванш – 10:15 исәбе һәм матч нәтиҗәләре буенча 2:3.