Параллель слалом буенча Идел буе академиясенең беренче курс студенты  Елена Болтаева бронза призер булды. Турнир сентябрь аенда Яңа  Зеландиядә узды, Елена Казанга уку мәсьәләләрен чишәргә күпмедер вакытка килде.  Аның белән әңгәмә узды.

Ничек академиягә укырга кердем

- Академиягә укырга имтиханнарсыз кердем, чөнки 2017 нче елда юниор Олимпиадасын җиңгән идем. Нигә соң Казанга? Мин үзем Чиләбедән, тик соңгы ике елда Татарстан өчен ярышам. Нинди факультетка укырга керү турында әти белән киңәшләштем. Ул миңа спорт менеджменты диде.

Көняк  Кореядагы Олимпиада турында

- Россия җыелма командасында мин өченче тапкыр. Пхенчханга барганда исемлектә булдым. Татарстаннан беләм, Милена Быкова белән Влад Хадарин булды.

Сноубордка килүем турында.

- Тау чаңгысын Чиләбелән башладым. Тик ниндидер бер вакытта әти миңа сноубордка күчәргә өндәде. Мин күндем. Минем дисциплиналар –параллель слалом белән слалом-гигант. Чыгыш ясаганда Россия беренчелеген җиңдем, өч тапкыр – Спартакиаданы алдым, Россия чемпионатында өченче урын яуладым.

Красноярскта Универсиаде-2018дә катнашу турында  

- Миңа 16 яшь. Мин Европа Кубогында чыгыш ясадым -  2017 нче елда слаломе-гигантта дүртенче идем. 15 яшьтән зурларның ярышларындңа катнашам. Россия Кубогы ярышларында катнашу теләге көчле.

Күнекмәләр процессы хакында

- Чиләбедә җитди рәвештә әзерләнә торган тау чаңгылары трассасы юк. Казанда яхшы күнекмәләр базасы «Свияжск таулары» бар, килгәндә монда шөгылләнәм. Ә инде әлегә кар юк, академия залында авыр атлетика белән мавыгам.  Миңа чит илдә ошый, бар мумкинлекләр дә бар.

План һәм амбицияләр хакында

- Кытайда узачак Олимпиада-2022дә катнашып, җиңү яулыйсы иде.  Вакыт инде. Алена Заварзинаның өченче урын. Минем җиңүгә максатым бар. Моның өчен күнекмәләр алырга һәм тренерны тыңлау кирәк.

Уку турында

- Укырга җиңелләрдән түгел, мин күпчелек вакытны ярышларда уздырам. Дистанцион белем бирү өстендә дә эшләргә кирәк. Төп максат вакытында уңышлы сессияне тәмамларга, мине югалтмасыннар иде.  

Тормыш стиле турында

- Әйе, мин ишеттем снуобордистлар башка спортсменнардан ярывшларга карата булган мөнәсәбәт белән аерылалар. Әлбәттә тормыш стиле дә нык аерыла.