Идел буе академиясендә яңа уку елында коворкинг-мәйданчык «Беренчеләр вакыты» эшли башлады, бу иҗади тәэминат, дискуссион сорауларны чишү өчен уздырыла. Беренче очрашуда академия студентлары, укытучылар, вуз җитәкчелеге, «Work and travel» программасы буенча очрашу уздырды.
«Work and travel» программасының максаты – җәйге каникуллар вакытында Америкага барып стажировка узу. Компания чит илгә китүчеләргә, ресторан, магазин һәм кунакханә сферасында эш тәкъдим итә.
АКШта булган укучылар үз фикер һәм кичерешләр белән бүлеште. Салават Гильмутдинов студент-практикантларның эшчәнлеге турында сөйләде. Касыйм Сафин аудиториягә үз виза алу тарихын сөйләде. Сәяхәт кылыр алдыннан ничек хәзерләнгәне, инглиз теле буенча ничек тел дәрәҗәсен күтәргәнен исенә төшерде.
Антон Скалкин белән Арина Сайфутдинова сәяхәт итү, эшләү турында мәглүмат бирделәр. Эшләгән керемнәре турында да тулы мәгълүмат бирелде.
Әлеге студентларның чыгышыннан соң Идел буе академиясенең уку-укыту эшләре проректоры Алмаз Галимов сүз алды. Әлеге чит илдә тәҗрибә туплау яхшы булса да, икенче яктан укеучыларның укуга һәм сессия тапшыруга җитди карарга кирәклекне ассызыклады. Алмаз Мирзанурович әлеге төр сәяхәтне җәйге каникуллар вакытында оештырырга кирәклекне әйтте.
Идел буе академиясендә сессия тәмамлану июльнең 1-2 атнасына туры килә, ә уку елы 1 нче сентябрьдән. Алдан имтихан биреп кую каралса да, кайбер студентларның дәрес калдыру, өлгереш түбән булу аркасында каршылыклар тууы бар. Сессиянең башлануын да кичектереп булмый, бу исә РФнең Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган.
Студентлар АКШта эшләүне прпктика рәвешендә кабул итә. Моның өчен вуз кампания белән килешү төзергә тиеш.
Вузның җитәкчелеге дә студентларның чит илдә практик алуларына каршы түгел. Бу исә яхшы тәҗрибә, сервис һәм туризм өлкәсендә дәрәҗәне күтәрү, иң мөһиме тел практикасын камилләштерү.
Кампания вәкиле Альбина сөйләгәнчә, 2-3 ай чит илдә эшләү зур тәҗрибә бирә. АКШта эшләү студентлар алдында, эшкә урнашуда яңа мөмкинлекләр ача.
Коворкинг-мәйданчыктагы әңгәмә тулаем сорауларга әле җаваплар бирмәде. Ике яклы дискуссия – бер береңне аңлап сөйләшү, компромисс чишел табу.



