Әлегә бер төркем студентлар ГТО нормаларын тапшырганда, икенчеләре үзләрен инде әлеге өлкәдә сынап, кичерешләр белән бүлешәләр.

«Мәктәпкә укырга керү белән мин ГТОкомплексы нормалары белән таныша башладым, хәм үземә аларны тапшырырга сүз бирдем! – дип сөйли алтын билгегә тапшыручы футбол һәм хоккей теория һәм методика кафедрасыннан студентка Регина Хуснетдинова. – Мин үземне сынарга керештем. Нәтиҗәдә әлеге дәрәҗәле билгене алдым. Бу билгене тапшыру бик мөһим вакыйга булды, безгә Россянең спорт министры Марина Томилова да килде. Бу горурланыр өчен бик мөһим вакыйга!»

«Алтын билгегә тапшыру өчен физик яктан хәзерлекле булырга кирәк, - дип сөйли футбол һәм хоккей теориия һәм методика кафедрасы студенткасы Анастасия Егорова. – Академия студенты булып ГТО нормаларын тапшырмасан бу спортсмен өчен оят булыр иде. ГТО комплексы – иң яхшы мотивация һәм үз үзеңне камилләштерүгә старт булып тора!»

«ГТО комплексы физик хәзерлектә булырга өйрәттеләр, - дип сөйли Академия аспиранты һәм авыр атлетика буенча белгеч Рөстәм Хуснутдинов. - Комплекс ГТО үз эченә төрле нормативларны ала.  Профессиональ спортсменнар да физик барлык яктан да камил түгел.   Комплекс ГТО – барлык һөнәри һәм һөнәри булмаган спорт сөючеләр өчен җитди аваз».