Шимбә Идел буе спорт академиясендә беренче тапкыр белем бирү  акциясе «Татарча диктант» булды. Татар теленнән белемнәрен 125 студент, укытучылар составы тикшерде. Татарлар белән бергә башка регионнарда яшәүчеләр Г. Исхакыйның "Көз" әсәрен диктант рәвешендә яздылар." Әлеге әсәрне сайлау автор публицист, язучы,  140-яшьлек юбилеена бәйле.

«Татарча диктант»ның төп максаты – туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, грамоталы язу күнекмәләрен булдыру. Диктант алдыннан кереш сүз белән уку-укыту эшләрк буенча проректор Алмаз Галимов һәм чит телләр һәм тел гыйлеме кафедрасы җитәкчесе Венера Волчкова чыгыш ясады. Үзләренең чыгышларында туган телне саклау һәм аны дөрес куллану мәсьәләләренә басым ясалды.

Акция уздырыла торган көнне академиягә Бөтендөня татарлар конгреесы вәкиле Алия Закирова килде. Диктант текстын ТРның Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгат институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Шәкурова укыды.