16 нчы ноябрь Казан спорт индустриясенең интеллектуаль үзәге булып тора. Беренче тапкыр Татарстан үзәгендә Sport Connect форумы уза. Sport Connect спорт маркетинг конференциясен Россиянең иң эре инвестицион компаниясе «Интеррос», электрон газета «БИЗНЕС Online» һәм Идел буе спорт һәм туризм академиясе уздыра.
Идел буе спорт һәм туризм академиясе мәйданында спорт өлкәсеннән алдынгы брендменеджерлар, Европа футбол клублары җитәкчеләре («Рома», «Бетис», «Эйбар», «Хобро») катнаша. Үзенең эшчәнлеге һәм нәтиҗәләре турында Лахти шәһәре администрациясе проект директоры, Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов чыгыш ясый. Шулай ук Германия һәм Россия белгечләре белән сөйләшү алып барачак.
Үзләренең чыгышларында спикерлар спорт индустриясе, маркетинг кызыклы кейслар турында сөйли. Россиянең иң эре стадионында аена ике тапкыр ничек аншлаг җыярга, ванна-джакузины кышкы матчларга сату – бу мөхим бизнес-кейс һәм 100-мең кешеле фин шәһәрче Кытайга Пекиндагы Олимпиада уздырырга ничек булышкан. Әлеге сорауларга җавапларны конференциядә ишетеп була. Үзләренең тәҗрибәләре белән планетаның спорт клублары җитәкчеләре бүлешә.
Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов:
«Әлеге вакыйганы уздыруның файдасы бар. Безнең вуз – кабул итүче як кына түгел. Академиянең барлыкка килүе һәм үсеше – спорт индустриясендә үсеш алучы маркетинг күренеше. Уңышка ирешкән профессионаллар белән очрашу спорт менеджменты кафедрасы хезмәткәрләренә һәм студентларга кызыклы булачак. Әйтергә кирәк, без үз чиратыбызда кыска вакыт аралыгында Россиянең спорт вузлары арасында рейтинг буенча беренче урынга иреште».
Тулы мәгълүмат түбәндәге ссылка буенча: https://sport.business-gazeta.ru/article/229133



