Саба районында адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы укытучылары һәм укучылары җитәкчелегендә спорт-тәрбия чарасы узачак. «СпортЛИНиЯ» проекты Россия Президенты гранты белән берлектә Саба гимназиясендә уздырылды. Әлеге җирле интернатта сәламәтлекләре чикле балалар белем ала. Балалар ярышта, ГТО тест нормативларында катнаштылар. Академия студентлары тарафыннан флешмоб узды.

Чарада үзенчәлекле тренер – кояш Ләйсән катнашты. Ул Россиядә Дауна синдромы белән беренче Zumba Fitness инструкторы. Ул катнашучылар белән төрле физик күнегүләр башкарды. Ләйсән гаҗәеп истә калдыруга ия, ул бию хәрәкәтләрен дә тиз отып ала, аларны кабатлап күрсәтә белә. Өстәл теннисы буенча тренер Фархода Исмаилова гитарада җыр башкарды. Катнаш командаларның ярышы күңелле эстафета белән тәмамланды.

Идел буе академиясе адресына Саба районы Башкару комитеты җитәкче ярдәмчесе Илнура Кутдусовтан рәхмәт хаты килде. Академия белән бергәлек эшен дәвам итәргә өндәде. Җавап итеп кафедра җитәкчесе, проект җитәкчесе  Лариса Парфенова әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән яшьләр эшләре һәм сспорт бүлеге хезмәткәре Артур Багмановка рәхмәт әйтте.  

Әйтергә кирәк, проек төп миссияне генә үтәп калмый, укучыларны һәм укытучыларны берләштерә. Проект волонтерлары исемлегендә физик тәрбия һәм спорт теория һәм методикасы кафедрасыннан укучылар да бар».