«Татарча диктант» акциясе Идел буе академиясендщ 27 нче окябрьдә узачак. Әлеге чараны уздыру инициативасын берничә Казан вузы үз өстенә алды. Быел диктантны 14 Россия регионы, Ханты-Мансийсктан Калининградка чвклы, шулай ук 11 чит ил катнаша. Акцияне оештыручылар академиянең чит телләр кафедрасы. Кафедра җитәкчесе Венера Волчкова сөйләвенчә, диктант танылган татар язучысы һәм публицист Гаяз Исхаки әсәреннән өзек алыначак. Өч факультеттан һәм шулай ук укытучы һәм хезмәткәрләр әлеге чарада катнаша ала. Катнашырга теләк белдерүчеләр академиянең рәсми сайты https://www.sportacadem.ru/tatarskij_diktant/ теркәлә. Белем бирү акциясе «Татарча диктант» татар телендә грамотаны һәм мәдәниятне үстерү өчен уздырыла. Әлегә текст сер булып тора. Акция 13 сәгатьтә, С201аудиториядә уза. Фото: sobaka.ru