12 - 16 нчы октябрьдә Мәскәүдә XXIX халыкара теннис турнираы «ВТБ Кремль Кубогы ярышлары» кысаларында теннис буенча фәнни-методик конференция уздырыла. Иң яхшы белгечләр Россия теннис Федерациясе җитәкчелеге Шамил Тарпищев белән биш көн дәвамында мастер-класслар һәм лекцияләр укыдылар.

Конференциядә төрле яшь категориясендәге балалар белән техник-тактик осталык, Бөтенрәсәй классификациясе нормалары тикшерелде. Катнашучылар шулай ук пляж теннисы, ТЕ системасындагы юниорлар һәм өлкәннәр өчен ярышларны уздыру турында сөйләделәр.  

Конференциядә Идел буе академиясе тренерлары, студентлар һәм укытучылар катнашты Иван Ильченко, Александр Ибрагимов, Рифкат Махмудов, Руслан, Хабиров, Карина Горячева һәм Азалия Фазылова.  

- Бу профессионаллардан югары класс мөмкинлек алу, - дип сөйли үзенең фикерләрен Казан теннис академииясе тренеры, вузның магистратура укучысы Александр Ибрагимов.  – Миңа шәхсән балалар белән күнекмәләр турында сөйләшү кызык булды. Моннан тыш, без Кремль Кубогы матчын да күрдек».