Идел буе җыелма баскетбол хатын-кызлар командасы Татарстан чемпионатында көмеш медаль яулады. 8 - 11 нче октябрьдә безнең студенткалар биш матч уздырды.

«Академия» бары КДАТУна (66:77) исәбенә оттырды. Команданың төп тренеры Наталья Кулешова сөйләвенчә, әлеге ярышта уңай нәтиҗәгә ирешү авыр иде:

- КДАТУ командасында тәҗрибәле уенчылар җитәрлек, алар арасында ике  спорт мастеры да бар.

Башка көндәш командаларга каршы уен уңышлы тәмамланды: КНИТУ-КХТИ (87:19), КФУ (87:32), КНИТУ-КАИ (64:38) и КДЭУ (95:50). Командалар составында студентлар гына түгел, чыгарылыш укучылар да юк түгел. Узган ел белән чагыштырганда, академия командасы 70 процентка үзгәреш кичерде.

Кызлар башка шәһәрдәге клублар белән контракт төзеделәр. Яңа уенчылар күбесенчә беренче курс укучылары. Икенчедән, өлкән курс студентлары өчен дә әлеге сезон дебют исәпләнә. Плюс күптән түгел генә академия командасына Уфа дәүләт нефть техник университетытыннан уенчы өстәлде.

- Анда ул студентлар командасы өчен чыгыш ясый иде. Ә монда безгә баскетбол өчен килде, - дип сөйли Наталья Кулешова.

Узган составтан командадан биш кеше калды. Шул исәптән икенче курс студенты Елизавета Зайцева һәм 4 нче курс студенткасы Алинә Новикова, алар Суперлига «Казаночка» клубы белән килешү төзеделәр. Хәзерге көндә составта 17 студент исәпләнә. Аларның күпчелеге баскетболда беренче адымнарын ясый гына»:   

- ТР чемпионатындагы чыгышлар белән мин канәгать, ә менә уен сыйфаты белән юк. Сезонга күптән түгел генә хәзерләнә башладык. Физик күнекмәләргә нигез салсак та,  тактик-техник дәресләргә яңа керештек.  Булачак матчлар Ижевск командасы белән студентлар Суперлигасында 30-31 нче октябрьдә узачак. Бу турнирда алтыдан да ким урын алмабыз дип өметләнәм.