Федераль проектны тормышка ашыру кысаларында «Спорт экспресс» адаптив физик тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы укытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырыла. Әлеге чара сәламәтлекләре чикләнгән №76 мәктәп-интернат балалары өчен №35 нче лицейда узды. Чараның максаты әлеге балалар белән аралашу иде.

Спорт мәйданчыгы төрле ярыш һәм уеннар белән гөрләп торды. Дуслык җиңү яулады.

«Безнең балалар өчен бу бик кызыклы, - дип сөйли № 76 мәктәп укытучысы Олег Спиридонов. – Идел буе академиясе әлеге төп чараны беркенче тапкыр гына уздырмый! Балалар бу көнне бик көтеп алды. Бу №35 нче лицей өчен дә мөһим вакыйга. Оештырырга булышкан студентларга аерым рәхмәт, чөнки алар чын күңелдән эшли».

Чынлыкта әлеге проектны тормышка ашыру волонтерлык оешмасы «Центр мобиль педагогик отрядлар үзәге «Спорт экспрессы» белән эшли. Проект җитәкчесе, адаптив физик тәрбия кафедрасы җитәкчесе Лариса Парфенова сөйләвенчә, студент-волонтерларны махсус программа буенча укыталар. 200 студент-волонтер өстәмә практик белем алачак. Мин ышанам, бу яхшы мәктәп, - дип сөйли Лариса Парфенова.

Чараларны уздыру сыйфаты турында №35 нче лицейның физик тәрбия укытучысы Гөлнара Ногуманова сөйли «Бу гаҗәеп проект һәм чара! Укучыларның әлеге төр балалар белән очрашуы бик кирәкле күренеш! Алар бер берсен аңларга өйрәнә. №76 мәктәп балалары – кояш кебек. Ачык, киң күңелле, сабыр. Әлеге төр чаралар бары файдага гына булыр дип уйлыйбыз!»