Бил көрәше буенча Зәйдә узган чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар булып Идел буе академиясе студентлары, магистрантлары һәм укытучылар калды.  

Зәйдә узган турнир дөня чемпионатына сайлап алу туры булып тора һәм ул Казанда 25 -28 нче октябрьдә узачак. Әлеге турнирга баручылар 4 нче курс студенты Илнар Закиров (62 килограмм, классик стиль), аспирант Габдежалил Сулейманов (62 кг, ирекле стиль) һәм беренче курс студенты Тимур Латипов (57 кг, ирекле стиль).

Академиянең җыелма резерв командасында Россия чемпионатында икенче урын яулаучылар исемлегендә ирекле стиль 52 килограммда чыгыш ясаучы беренче курс студенты Регина Нурутдинова, Динар Каримуллин (68 кг, ирекле стиль), Алексей Абрамов (57 кг, классик стиль һәм өченче курс  студенты Шамиль Чевик (62 кг, классик стиль) бронза призеры булды.

Янә Идел буе академиясе студентларыннан Мария Седунова белән икенче курс студенты Мухаммадгуфрон Тошзода Таджиккистан җыелма команда составында дөнья чемпионаты титулы өчен көрәшә.