Идел буе спорт академиясе Россия көрәш төрләре берләшмәсе белән берлектә  Бөтенрәсәй  студент уеннары уздырачак (Идел буе этабы).

Вузның спорт объектлары базасында төрле юнәлешләр буенча (айкидо, всестил карате, кикбоксинг, киокусинкай, самбо, тай боксы һәм тхэквандо-ВТФ ярышлары уза), шулай ук мастер-класслар, күрсәтмә чыгышлар, түгәрәк өстәл, тематика көрәш төрләренә багышланган. Уеннарда катнашу гаризасы өлкә федерациясе аша 16 нчы октябрь 2018 нче елга кадәр кабул ителә.