Идел буе академиясе студенты Владислав Артемьев ике шахмат мемориалында катнашып, Россия Кубогында икенче булды.   

Чиләбедә Артемьев Курносов Мемориалында беренчелекне алды. Тик шахмат буенча (рапид) Артемьев икенче призерны  ике баллга узып китеп, 8 очко җыйды. Турнир 28 яшьтә дөньядан киткән Чиләбе гроссмейстеры Игорь Курносовка багышланган иде.

Рщшид Нежметдинов исемендәге мемориалда Армения, Әзербайҗан, Беларусия, Испания һәм АКШ шахмат уенчылары җыелды. Артемьев Тигран Арутюнян белән ярышта бертөрле хисап җыйды. Соңыннан турнир таблицасында өстәмә күрсәткечләр буенча беренчелекне алды.

Россия Кубок этабында Владислав Алексей Саранга оттырып, икенче булды.  Артем Тимофеев 6,5 очко җыючы спортсменнар белән бергә сигезенче булды. Рамил Файзрахманов шундый ук хисап очко белән иң көчлеләр рзтенә басты.