29-30 нчы сентябрьдә Казанда беренче тапкыр фитнес-аэробика буенча  Бөтенрәсәй ярышлары узачак. Әлеге чара кысаларында студент командалары турниры була.

Барлыгы турнирда 500 дән артык спортсмен катнаша. Ярыш нәтиҗәләре буенча «степ», «аэробика», «аэробика 5 кеше», «хип-хоп», «хип-хоп зур төркем» була. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар билгеләнәчәк.

Идел буе академиясен ярышларада 29 нчы сентябрь көнне «Импульс» (аэробика дисциплинасы), «Степ-ап» (степ-аэробика) һәм LTW (хип-хоп зур төркем) катнаша. Төркемнәргә күнекмәләрне гимнастика теория һәм методика кафедрасы укытучылары Татьяна Заячук белән Екатерина Фонарева бирә. Аларга студентка Карина Валеева ярдәм итә.

Татьяны Заячук сөйләвенчә, аэробика белән академиядә 7 ел элек шөгыльләнгәннәр. Студентлар (гомумән алганда, спорт һәм нәфис гимнастика буенча) укытучы-тренерлары белән иң баштан үзләштергәннәр. Нәтиҗәдә алар ТР вузлары Спартакиадасында беренче.

29 сентябр көнне безнең академия кызлары өчен җан атарга килүегез сорала. Бу чара спорт залы КСК «КАИ Олимп» (Чистай урамы, 67) уза. 09.00 дан 11.00 ярымфинал уздырылса, 12.00 - 14.00 – финал узачак.