Беренче тапкыр 2018 нче елда Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык 11 актуаль номинацияләр буенча грант программаларын тормышка ашыра. Идел буе академиясеннән шуларның өчесе уңышка иреште.

Барлыгы конкурста 380 югары уку йорты катнашты, 313 үзләренең проектларын федераль бюдже исәбенә башкара. Конкурсның гомуми фонды 2018 нче елда 4,5 млрд. сумны тәшкил итте.

2,5 мең гариза белән федераль экспертлар эшләде, 10 критерия буенча бәя бирелде. 1000 проект яклау тапты. Утырыш нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе өч проектны җиңүче итеп билгеләде.

Октябр аенда (26-28.10.2018) Идел буе академиясе Россия көрәш һәм спорт федерацияләре белән бергә Бөтенрәсәй студентлар уены үткәрә. Әлеге уен төрләренә айкидо, каратэ, кикбоксинг, киокусинкай, самбо, тай боксы һәм  тхэквандо-ВТФ керә. Проект кысаларында спортсмен-студентлар ярышта катнашып кына калмыйлар, он-лайн курсы ярдәмендә көрәш төрләренең тарихын өйрәнә ала.Программа нигезендә спорт үсеше буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

23 нче ноябьдә академиянең ГТО тапшыру үзәгендә Бөтенрәсәй физик тәрбия спорт комплексы Фестивале уза. Фестиваль традицион рәвештә уку-спорт комплексы «Буревестник»та узачак һзм вуз вәкилләрен ГТО нормаларын тапшыру өчен җыячак. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан тыш, нормативларны кабул итү чен хөкемдарлар бригадасы булдырылачак.

Ел ахырына кадәр адаптив физик тәрбия кафедрасы тарафыннан янә бер проект гамәлгә керәчәк. Ул студентлардан торган мобиль педагогик отрядларны булдыруны күздә тота. «Спорт экспресс» дип исемләнгән әлеге проект сәламәтлегендә чикләүләр булган балалар өчен эшләнә, һәм проектны ашыруда башка югары уку йортлары да бәйле булачак. Проект кысаларында 8 махсус педагогик отряд оеша, 200 студент ирекле рәвештә йори. Аларның тырышлыгы буенча республиканың 10 махсус мәктәбе спорт-мәдәни чаралар уздыра, ә әти-әниләр өчен семинар дәресләр уздырыла. Проект чараларында сәламәтлеге чикле 500 укучы катнаша.

#Росмолодежь  #ВКПМ  #myrescenter #ресурсцентр #Росмолгрант #КонкурсПроектов #МолодежьРоссии #россиястранавозможностей  #АкадемияСпорта #АкадемияЧемпионов #УчисьПобеждать