«Россия студентлар отряды», «Студентлар Лигасы», «Иҗади яшьләр академиясе» һәм башка яшьләр оешмалары Идел буе академиясе студентларына үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде.
«Иҗади яшьләр академиясе» проектлар җитәкчесе Гөлфия Мутугуллина оешма проектларын тәкдим итеп, «Кадрлар резервы» һәм «Вверх» конкурсына игтибар бирде. «Бу яшьләр сәясәте белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен яхшы мөмкинлек», - дип сөйләде спикер. АТМ студентларга антикоррупцион һәм антитеррор программаларда катнашырга мөмкинлек бирә. Ә иҗат белән шөгыльләнергә теләүчеләргә яңа программа «Урам», әлеге программа кысаларында диджейлар, граффитистлар үзләрен күрсәтә алачак.
«Студентлар лигасының» өлкәара багланышлар буенча вице-президенты Ксения Рахимуллина оешма структурасы, юнәлешнең эшчәнлекләре турында сөйләде: «Ел студенты», «Ел нәтиҗәләре» (ССУЗда укучылар өчен) һәм «Татарстан Республикасының Студентлар язы» - сәләтле студентларны барлауга юнәлтелгән, аның җиңүчеләре республика данын Бөтенрәсәй фестивале «Россия студентлар язы»нда яклаячак. Моннан тыш, «Студентлар лигасы» «Социаль ипотека» һәм «Транспорт гранты проектларны тормышка ашыра» программалары белән теләктәшлек итә.
«Россия студентлар отряды» вәкиле Шамил Якупов (әлеге оешманың төп максаты студентларны эшкә урнаштыру), һөнәри тәҗрибә туплар өчен генә түгел, каникуллар вакытында эшкә керергә, һәм яңа урыннарда «Студентлар педагогик отрядлары», «Студентлар төзелеш отрядлары»на кушылырга өндәде. Әйтергә кирәк, быел күптөрле гаризалар буенча академиядә спорт инструкторлары оешмалары булачак.
Бөтенрәсәй өлкәара "Яшь гвардия” бүлеге җитәкчесе Динар Бариев үзенең оешмасын тәкъдим итте, академия студентларына Татарстанда куелган ресурсларны кулланырга өндәде.



