Идел буе академиясендә үзенең тур клубы барлыкка килде. Ул клуб спорт менеджменты, рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы студентлары һәм магистрантлары тарафыннан оешты. 1-2 курслар белән очрашу (24 сентябрь), ә 26 нчы сентябрь көнне А106 аудиториясендә сәяхәтче, фотограф, альпинист һәм блогер Антон Ганжидан мастер-класс узачак, (15.30). Октябрь аенда Кама Тамагына сәяхәт көтелә.
Клубны төзү, куратор Валерий Сморчков сөйләвенчә, әһәмиятле чара булып тора. Туризм төрләренә ике факультетта белем бирәләр.
- Мин Казанга Казахстаннан килдем, ә студент вакытта спорт туризмы белән шөгылләндем, 10 сәяхәт кылдым, аларның биш-алтысы – катлаулылык буенча 3-нче. Иң элек Казахстан физик тәрбия һәм спорт уку йортында магистратура, аннан Идел буе академиясендә аспирантураны тәмамладым. Туризмны үстерү өчен клубның эшен активлаштыру кирәк.
Сморчков сөйләвенчә, академиядә спорт туризмы буенча команда булдырылган, укучылар ярышларда катнаша, призлы урыннар яулый. Моннан тыш, кафедра студенлары туристлык юнәлешендәге чаралар уздыра.
- Клуб вуз эчендә туризм фанатларын җыя. Туризм – файдалы вакыт уздыру, индивидуаль һәм команда сыйфатларын тәрбияли. Туристик клуб команда белән эшләргә, тәҗрибә тупларга өйрәтә. Клуб аша студентларга туризм сәнгатен танырга өйрәтеп була, аның аша этно-фестивальләр, фольклор бәйрәмнәр, экскурсия, квестлар уздырыла.
Клубның председателе дүртенче курс студенткасы Адилә Тазутдинова, һәрбер юнәлешнең үз җитәкчесе бар. Тулаем алганда, танып белү юнәлеше өчен Роберт Ибрагимов җавап бирә, ул Казан метрополитены буенча экскурсиия уздырса, көз көне Антон Ганжой белән мастер-класс. Әйтергә кирәк, мастер-класслар – клуб эшчәнлегенең бер юнәлеше.
- Бүген үк без тау, велотуризм белән шөгыльләнә алабыз. Суныкы өчен катамараннар җитешми. Тик киләчәктә бу хәл ителер дип уйлыйбыз.



