Студентлар хоккей лигасы Кубогы ярышлары 14 – 16 нчы сентябрь көнне академиянең «Зилант» боз сараенда ачылачак. Турнирда катнашучылар «Көнбатыш», «Үзәк», «Идел буе» һәм «Көнчыгыш» 1996-2002 нче елгы уенчылардан торган 40 команда.
Чараның тантаналы ачылышы 14 нче сентябрь сәгать 19:00 да була. Ачылуның мәртәбәле кунаклары ике тапкыр дөнья чемпионы, Россия чемпионы, «Ак Барс» командасыннан Алексей Морозов һәм ике тапкыр дөнья чемпионы, СССР Кубок иясе, СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Юрзинов Владимир Владимирович.
Идел буе академиясеннән «Идел буе» командасына өч студент керде: Валерий Мурлатов, Аристарх Волков һәм Айдар Низамиев.
Студентлар хоккей лигасы Кубок ярышлары Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә уздырыла. Турнирны оештыручылар: Россия хоккей Федерациясе, Россия Студентлар хоккей лигасы, Татарстан Республикасының Өлкәара яшьләр җәмгыяви оешма «Яшьләр физкультура-спорт берләшмәсе «Буревестник», Татарстан республикасының Студентлар хоккей лигасы.
Кубок ачылышы нәтиҗәләре буенча чыккан команда халыкара турнирларда катнашачак, шул исәптән 2019 нчы ел Красноярскта узачак XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадасына чакыру булачак. Җанатарларны Алексей Морозов һәм Владимир Юрзинов катнашуында автограф-сессия, оештыручылардан кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.
«СХЛ Кубогы ачылышы»
14 нче сентябрь
11:00 – студентлар хоккей үсеше буенча Бөтенрәсәй берләшмәсе (Идел буе академиясе конференц-залы)
16:30 – матч «Запад» - «Үзәк» (УСК «Зилант» боз сарае)
18:15 – Алексея Морозов һәм Юрзинов Владимира Владимировичтан автограф-сессия (холл УСК «Зилант» боз сарае)
19:00 – Тантаналы ачылыш
19:15 – Пресс вакыт (журналистларга).
19:15 – матч «Идел буе» - «Көнчыгыш»
21:30 – Лига уены
15 нче сентябр
14:00 – матч «Көнбатыш» - «Идел буе»
16:30 – матч «Үзәк» - «Көнчыгыш»
18:45 – Лига матчы
16 нчы сентябрь
11:00 – матч «Көнбатыш» - «Көнчыгыш»
13:30 – матч «Үзәк» - «Идел буе»
15:30 – Бүләкләү тантанасы
Аккредитация СМИ: 8 937 618 90 60 (Анастасия)
dobrynina.anastasiya2.gmail.com



