Казан узган атна азагында йөзү буенча Дөня Кубогы FINA 2018 ярышларын кабул итте. Ярышлар Идел буе академиясенең Су спорты төрләре сараенда узды, анда вузның дүрт студенты катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  Аделаида Пчелинцева 50 метр брас белән йөзүдә  бишенче нәтиҗә күрсәтте, ул азрак 01.32 секундка Юлия Ефимовадан калышты. Ә Никита Королев финалда 50 метр баттерфляй белән сишезенче килде.

Королев Казанда ике дистанциядә  – 50 метр ирекле һәм 100 метр баттерфляй белән чыгыш ясый. Шулай ук квалификацион барьерга үзләренең дистанцияләрендә ике «академик» - Глеб Карасев белән Эрнест Максумов узмады. Карасев 50 метр баттерфляй, аркада һәм ирекле стиль, Максумов – 50 метр һәм 100 метр ирекле стил һәм 50 метр баттерфляй белән йөзде.

- Тренировкаларга мин ярышларның беренче көнендә үк тотындым, нәтиҗәләргә ирешү максаты, - дип сөйли Королев үзенең квалификацион 50 метр йөзүе белән.

Максим Дедловский сөйләвенчә, беренче Кубок ярышларында чыгыш ясаучы академия студентлары  августта ук эре  континенталь турнирларда катнаша. Мәсәлән, Аделаида Пчелинцева Казахстан җыелма команда составында Азиат  ярышларында катнашты.

- Мин 6 нчы сентябрь көнне генә Азиат илләренән кайттым, Индонезия, Джакартта ярышта катнаштым, -  дип сөйли Аделаида. – Финалда җиденче идем. Тик яхшы нәтиҗә күрсәттем.

Эрнест Максумов белән Глеб Карасевка килгәндә, алар ныклап торып күнекмәләргә күчте.

- Глеб, Эрнест үзләренең дистанцияләрендә призерлар рәтендә булыр иделәр. Бәлки алар хәзер үк моңа әзер түгелдер. Максумов Казанда төп дистанцияләр 200, 400 яки 800 кроль белән, монда 50 һәм 100-метрга йөзә