10-11 сентябрь көнне Идел буе академисендә Универсиада авылында яшәүче спортсменнар белән очрашу узачак. Меңнән артык студент вуз администрациясе белән күрешеп, сораулар биреп, кирәкле мәгълүматны ала алачак. Быелгы беренче курс студентларының саны меңнән артып китә. Әлеге көнне югары курс студентлары, студактив, педагог-психологлар катнашында узган чарада укучылар үзләренең сорауларына җавап табачак.
Сорасагыз, беренче курс студенты югары курслардан ничек аерыла? Беренчедән, ул ялларын өйгә, әти-әнисе янына кайту белән планлаштыра. Мария Мартюшева Воткинсктан килгән, Удмурт өлкәсенә еш кайткачагын әйтте. Аделина Комышева Ижевсктан, аның белән Мария бергә ярышларга йөри, йөзү буенча турнирларда актив катнаша, шуңа да өйгә еш кайтып булмас ди.
- Хәзер без янгынны сүндерә беләбез! – дип сөйли алар. Тольяттидан килгән Антон Тингаев академия тулай торагыгна урнашу өчен иртәдән үк килгән. Антонга 22 яшь, армиядән соң академиягә укырга кергән. Бүлмәдә өч кеше яшиләр.
3 нче курс студенты Екатерина Беседина беренче курсларга №29 нчы йортка урнашканда документларны тутырырга булыша. Әлеге йортта сервис һәм туризм факультеты студентлары яши. Беренче курс студентлары Наилә Габдулина Яр Чаллы, ә Эвелина Давлетярова Башкортстан Салаваттан килгән. Алар академиядә тур оператор технологияләрен үзләштерү өстендә укыячаклар. Алар тулай торак, академия турында бары яхшы фикердә: «Безгә бар да ошый, бүлмә дә, Универсиада авылы да»...



