Спорт матурлык яки карьера өчен? Балада ничек чемпион сыйфатлары үстерергә? Фән булыша ала. Дөрес җавапны Идел буе академиясеннән эзлибез.

Вузның уку-фәнни технологияләр үзәге төрле яшьтәге спортсменнар белән генә түгел, шәһәр халкы белән дә актив эшли. Балагызның сәламәтлеген кайгыртып, яхшы спорт күрсәткечләренә ирешәсегез килә икән, рәхим итегез. Моның турында тулы мәгълүмат «БИЗНЕС Online»да.

ӨЧ КИТ: СӘЛАМӘТЛЕКНЕ САКЛЫЙБЫЗ, УҢЫШКА ИРЕШӘБЕЗ

Спортсменар һәм ветераннар күнекмәләр процессында табибтан башка булдыра алмыйлар. Арык күнекмәләр алу, травмалар – болар бары да балачактан табиб күзәтүе астында булмау. Әти-әни өчен бу мәсьәлә бик мөһим.

Баланы спорт секциясенә бирер алдыннан аның мөмкинлекләрен сынагыз. Моны академиянең фәнни-тикшеренү үзәгендә эшләп була. Үзәкнең хезмәткәрләре 2012 нче елдан  медик-биологик тикшеренүләрне җыелма командалар белән алып баралар. Спорт табиблары, физиолог, биохимиклар туклану буенча да диагностика уздыралар.

Фәнни үзәк директоры, профессор, медицина фәннәре докторы Радик Якупов билгеләвенчә, безнең методлар спорт төрен билгеләү генә түгел,  күнекмәләр төренә дә игътибар итәләр. 45% бала хәзер хроник патологияләр блән авырый. Тестлар ярдәмендә  авыру факторларын билгеләргә була».

СПОРТСМЕННАР ӨЧЕН ТЕСТЛАР

Олимпия чемпионнарының параметрларын өйрәнү – гомуми практика. Тикшеренү нәтиҗәләрен төрле лабораторияләр куллана. Фәнни үзәк искәрмә түгел. Ул Татарстанның төрле яшьтәге 500 чемпионы белән эшли.

Кан анализы биреп кенә сезнең Усэйн Болт яки Елена Исинбаева кебек булачакны белеп булмый. «Кеше организмы – күп баскычлы система, нәтиҗә ясау өчен күрсәткечләр кирәк», – дип сөйли Радик Якупов.

Мәсәлән, сез бокс, карате яки дзюдо сайлагансыз икән. Монда реакция тизлеге кирәк. Бу очракны без махсус җиһаз белән кызыл төймәгә басып тикшерәбез. Монда күренешне миллисекундлар хәл итә. Әгәр дә баланың реакциясе начар икән, күнекмәләр өчен авыр булачак.  Бу инде тумыштан килгән күренеш. Мәсәлән, тест стабилометрия – координацияне тикшерә.

Уен спорты төрләре өчен анализ җиңелләрдән түгел. Моның өчен комплекслы сыййфатлар кирәк. Иң мөһим күрсәткеч тизлек булдыру, аның белән дөрес эшләү.  Мәсәлән, футбол уенын гына алсак та, балага капкачы һки сакланучы булыргамы икәнен билгеләргә була. Каршы торучанлык та махсус тест ярдәмендә тикшерелә.

Хәзерге көндә ата-аналар һәм балаларның да футбол белән кызыксынуы күзәтелә. Профессиональ спорт, карьера күп вакытны, көчне таләп итә.

Идел буе академиясенең уку-фәнни тикшеренү үзәге бар заманча шартлар белән эшли. Скелет анимациясе физиология һәм антропометрия тикшеренүләре уздырырга ярдәм итә.

Психологик, психофизиологик тестлар һәм нейрофизиологик анализаторлар ярдәмендә тикшеренүләр үтә. Нерв системасын өйрәнүгә юнәлтелгән функциональ блок булдырылган. «Әлеге система баш миенең рефлекслары тарафыннан өйрәнелә», – дип сөйли Якупов. Бу шахмат һәм фехтование спорт төре өчен мөһим.

Биохимик лаборатория метаболизм, кан составын тикшерә. Гемоглобин дәрәҗәсе спортсмен өчен бик кирәк дип билгели, доктор Якупов.

СПОРТ УЛ ФӘН. АНЫҢ ЗУР ПОТЕНЦИАЛЫ БАР ҺӘМ УЛ  СПОРТСМЕНГА ГЫНА ТҮГЕЛ, БАР КЕШЕГӘ ФАЙДА КИТЕРӘЧӘК

Уздырылган тест һәм анализлар системасы спорт резервы өчен файдалы. Тренер контроле астында бар тикшеренүләр уңышылы уза.

«Бала кечкенә булган саен, аны билгеләү кыен була, – дип сөйли профессор Якупов. – Биш яштән генә моңа ирешеп була. Ел узган саен әлеге күрсәткечләр үзгәрәчәк».

Профессиональ спортсменнар һәрдаим врач һәм физиологлар күзәтүе астында. Бу исә аларга югары нәтиҗәгә ирешергә, актив тормыш рәвеше алып барырга булыша. Барлык күрсәткечләрне Казанда тест аша уздыру мөмкинлеге бар.

«Безнеке кебек методиканы XX нче гасырдан физиология үсеше белән кулланалар, – дип аңлата үзәкнең директоры. – Спорт физиологиясенең югары үсеш ноктасы  совет вакытына туры килде. Хәзер без гомуми тәҗрибәгә таянып эшлибез. Бу фәнни расланган, математик яктан расланган, статистик яктан исәпләнелгән. Спортсмен өчен табиб күзәтүе астында һәрдаим мониторинг булганда гына сәламәтлекне саклау һәм нәтиҗәгә ирешү мөмкин.

sport.business-gazeta.ru мәгълүматлары буенча